Музей экспонатлары – тарихны саклаучылар
10 гыйнварда кече сыйныф балалары өчен Олы Битаман авылы китапханәсе һәм мәктәп китапханәчеләре мәктәп музеена экскурсия оештырды. Ел саен Россиядә «Музей һәм балалар» атналыгы билгеләп үтелә. Музей-балалар белән бара торган урын. Чөнки без кече яшьтән үк балада патриотлык хисе һәм билгеле бер әхлакый кыйммәтләр тәрбияләргә телибез икән, мәдәният һәм сәнгать һәйкәлләре саклагычына сәяхәт итү хәтта тәкъдим ителә. Мәктәп музее балаларның акылын һәм күңелен тәрбияләүдә чиксез потенциалга ия. Экскурсия барышында балалар көндәлек тормышта инде очрамый торган экспонатларны күрделәр һәм аларның музейда барлыкка килү тарихы белән таныштылар.
