Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җитезләр, тапкырлар, кыюлар

Кеше өчен иң мөхиме – сәламәтлек, ул һәр байлыктан да кадерлерәк. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән үк  үз сәламәтлекләренә сак карарга өйрәтү бик мөһим. Усад авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә урамда балалар белән хәрәкәтчән уеннар, ярышлар , көч сынашулар уздырылды. Чара барышында  балаларга кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, , шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның бик мөһим икәне сөйләнде,  сәламәтлек саклауга кагылышлы китаплар белән таныштырылды.