Китапханәдә рәсемнәр конкурсы -киләчәктәге машиналар
Августның икенче атнасында Шигали авылы китапханәсендә конструктордан ясалган эшләнмәләр һәм рәсемнәр конкурсы узды. Атна буе балалар китапханәдә рәсем ясадылар, автомобиль төзелеше турында энциклопедияләр карадылар, аралаштылар, бәхәсләштеләр һәм үзләре өчен технологиядә һәм техникада яңа нәрсәләр ачтылар. Иң яхшы эшләр металл конструктор һәм канцелярия товарлары белән бүләкләнде. Балалар өйдә уку өчен китаплар алып, алга таба да бәйгеләрдә катнашырга вәгъдә иттеләр.
