«Җырлады һәм җырлаячак»
13 гыйнварда Суыксу авыл китапханәсендә татар шагыйрәсе, йөзләгән танылган җыр авторы, драматург, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйшашеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Җырлады һәм җырлаячак“дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучыларга Г.Зәйнашеваның «Сайланма әсәрләр», «Сара Садыйкова», «Гөлшат Зәйнашева» китаплары тәгъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә «Әдипләребез» дигән китап та урын алды. Бу китап аша китап укучыларыбыз язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныша алдылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.
