Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Ш.Перро әкиятләре дөньясында”

12 гыйнварда Коркачык авыл китапханәсендә Ш.Перроның тууына 395 ел тулу уңаеннан язучының әкиятләре укылды. Балалар әкиятченең тормыш юлы белән таныштылар, “Көлсылу” әкиятен тыңладылар һәм фикер алыштылар. Балалар “Әкият геройлары” дигән викторинада катнаштылар. Өйдә уку өчен “Итекле мәче”, “Кызыл Калфак” әкиятләре тәкъдим ителде.