Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар поэзиясен үз итеп…

16 гыйнварда Олы Битаман авылы китапханәсендә балалар язучысы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ халык мәгарифе отличнигы, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел уңаеннан «Балалар поэзиясен үз итеп…» исеме астында китап күргәзмәсе ясалды, анда язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның әсәрләре тәкъдим ителде. Х. Халиков балалар өчен төрле жанрларда: санагычлар, тизәйткечләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр яза. Әсәрләрендә образлы итеп, бала өчен аңлаешлы формада, табигатькә сак караш, явызлык өстеннән яхшылыкның тантанасы, бәхет турында сөйли. Китапханәгә килүчеләр һәм китап укучылар өчен күргәзмәгә күзәтү ясалды, «Сакчы күркә», «Иң гадел дус», «Ничек тизрәк үсәсе?» китаплары укырга тәкъдим ителде.​