Россия символлары
Тарих битләренә күз салсак, Россия триколорына 300 елдан артык икән. Өч төсле байракны Петр I гамәлгә керткән дип санала, ул 1705 елда барлык сәүдә корабларын ак-зәңгәр-кызыл флаг белән генә йөзәргә мәҗбүр итүче Указ чыгарган. 1991 елның 22 августында Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә өч төстән торган Россия флагы күтәрелә.. Усад авыл китапханәсендә әзерләнгән китап күргәзмәсе бу көннең тарихын, бәйрәм итү традициясенең кайчан һәм ничек барлыкка килүен сөйли.
