Ватаным геральдикасы
Шәпше авыл китапханәсе укучылар өчен флаг көненә багышланган «Ватаным геральдикасы» интеллектуаль-танып белү сәгате үткәрде. Чарага «и гордо реет флагы России»китап-иллюстратив күргәзмәсе әзерләнгән иде. Китапханәче Россия Федерациясе дәүләт флагының барлыкка килү тарихы һәм илебез тормышында аның әһәмияте турында сөйләде. Килүчеләр викторина сорауларына җавап бирделәр, җырлар җырладылар, бәйрәмгә багышланган шигырьләр укыдылар. Чара асфальтта балалар рәсемнәре белән тәмамланды. Чара үсеп килүче буында дәүләт хакимияте символы буларак дәүләт флагына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

