Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Россия символлары

Россиянең Дәүләт флагы көне 1994 елда билгеләнә һәм шуннан бирле һәр җәй азагында – 22 августта билгеләп үтелә. Дөньядагы барлык илләрнең, җирдә булган барлык дәүләтләрнең үз флаглары һәм герблары бар һәм алар дәүләтнең аерымлык билгесе булып торалар. Дәүләт флагы илнең бердәмлеген һәм аның башка дәүләтләрдән бәйсезлеген аңлата. Илнең гербы һәм флагы катгый кагыйдәләргә  нигезләнгән . Ул  матурлыкны, гаделлекне, яхшылыкның яманлыкны җиңүен аңлатучы  уртак символикага ия. Ак, зәңгәр һәм кызыл полосалар фонында үзәктә Россия гербы урнашкан. Флаг төсенә аерым мәгънә бирелә. Ак төс – тынычлык һәм вөҗдан сафлыгын; зәңгәр төс – күк йөзен, тугрылык  һәм дөреслекне; кызыл төс – ут һәм батырлыкны аңлата. Дәүләт флагы тантаналы чаралар, бәйрәмнәр вакытында күтәрелә һәм бу вакытта һәрвакыт Россия Федерациясе Гимны яңгырый . Чернышевка  авыл китапханәсендә авыл мәдәният йорты белән берлектә мәгълүмат сәгате үткәрелде һәм китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Россия флагында төсләрнең  урнашуы мәгънәсе, илнең төп рәсми символының өч йөз еллык тарихы һәм дәүләт символикасы турында сөйләүче әдәбият тәкъдим ителгән. Видеоролик караганнан соң укучылар викторина сорауларына җавап бирде.