«Тарих фонында өч символ»
Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россия флагы көне-россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме,бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Китапханәдә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган танып белү сәгате узды. Чарада катнашучылар Россия флагы тарихы белән таныштылар, аның килеп чыгышының кызыклы фактларын белделәр, уен формасында төсләрнең мәгънәсен билгеләделәр.. Кызлар һәм малайлар ак, зәңгәр һәм Кызыл табышмакларны чиштеләр, пазллардан әләм җыйдылар, киемнәреннән әләм төсләрен эзләделәр. Әлеге чара Россия тарихы, аның дәүләт символлары, байлыгы турында күбрәк белергә мөмкинлек бирде. Чарада катнашучылар үз илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән горурланырга, Россиянең бөеклеге һәм куәте дәүләт символларын һәркем белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.
