Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җәлилчеләрне искә алу көне

Гитлер Германиясен җиңүдә батыр совет партизаннары һәм яшерен төркемнәр дә зур өлеш кертте. Алар арасында Җәлилчеләрнең яшерен группасы да бар иде. Үлем куркынычы янаса да, алар Коммунистлар партиясе идеяләрен дошман кулына әсирлеккә эләккән кешеләргә җиткерү өчен барысын да эшләделәр. Алар яшерен, күзгә күренмәс көрәшне оештыруда зур сәләтләрен күрсәттеләр. Җәлилче шагыйрьләр Абдулла Алиш, Рәхим Саттар, Әхмәт Симаев, Гайнан Кормашев исемнәре белән янәшә Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабаев, Зиннәт Хәсәнов, Абдулла Батталов, Фуат Булатов, Әхәт Аднашев, Сәлим Бухаровның, шулай ук могҗиза белән генә фашист коллыгыннан котылып, үзебезнең сугышчыларга кушылган һәм фронтта батырларча һәлак булган Ян Габдуллинның да исемнәре тора. Алар легионерлар арасында аңлату эшләре алып бардылар, дошман белән көрәшкә илһамландырып, ак эмигрантлар һәм Ватанга хыянәт итүче сатлыкҗан милләтчеләрнең ялганын фаш итеп, фашизм идеологиясенә каршы көрәштеләр, совет халкының дошманга каршы көрәштә гаделлегенә ышаныч тудырдылар. Чернышевка авыл китапханәсендә оештырылган күргәзмәдә бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның дошман тылындагы көрәштәшләре, аларның фаҗигале үлеме турындагы китаплар, шигырьләр җыентыклары урнаштырылды.