«Курск дугасы»
23 август – Бөек Ватан сугышының иң зур бәрелешләреннән берсе булган Курск сугышы тәмамланган көн. Истәлекле дата алдыннан 23 август көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе Л.Хәйруллина «Өмет» социаль оешмасы хезмәткәрләре А. Нотфуллинна һәм Г. Замалиева белән берлектә әлеге истәлекле датага багышланган чара үткәрде.
Чара башында Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы турында әңгәмә булды. Курск сугышы үзенең масштаблары буенча Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларының төп сугышларының берсе, немецлар өчен бу җиңелү җимергеч булды һәм ул сугыш барышын тулысынча үзгәртте, дип сөйләделәр. Курск сугышы 50 көн һәм төн дәвам итте, 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр, безнең гаскәрләр һөҗүме нәтиҗәсендә тарихка Курск дугасы исеме белән кергән зур калкулык барлыкка килде.Китапханәче Л.Хәйруллина «Курск дугасы» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясады, җыелучыларны якташларының биографияләре белән таныштырды. Видеоматериал карау оештырды, анда һәр мизгелне зур кызыксыну белән күзәттеләр. Чара азагында китапханәче Курск дугасындагы сугышның совет сугышчыларының батырлык, ныклык һәм каһарманлык үрнәге булуын билгеләп үтте. Курск янындагы Җиңү үз халкы, азатлыгы һәм бәйсезлеге шундый югары бәягә түләнгән бөек Россия өчен хөрмәт һәм горурлык хисе уята!
