Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Россия киносы көне

27 августта Россия киносы көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Биектау авыл китапханәсендә «Россия киносы көне» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Әдәби әсәрләрне экранлаштыру һәрвакыт кызыксыну уята, яраткан геройларны күрергә, китапны укыганда барлыкка килгән хисләрне кабат яңадан кичерергә мөмкинлек бирә. Күргәзмәдә рус һәм чит ил әдәбияты язучыларының искиткеч китаплары тәкъдим ителде.