Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татарстан-туган йортыбыз

Ел саен 30 нчы август көнне Татарстан Республикасының барлык халкы — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. 1990 елның 30 августында Республика Югары Советы ТАССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. Бу көн алдыннан Биектау авыл китапханәсендә «Татарстан-туган йортыбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Ул ике бүлектән тора – Татар АССРның барлыкка килү тарихы һәм Татарстан, аның истәлекле урыннары, Казан башкаласы, туган илебезнең мәдәнияте һәм тарихы турында китаплар тәкъдим ителгән.