Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татарстан- туган илем

Татарстан Республикасы анда яшәүчеләрнең теле-милләтенә, диненә һәм мәдәниятына карамастан, төбәкнең барлык халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме. Бу көнне республика Президенты Татарстан халыкына яулаган казанышлары һәм уңышлары өчен котлаулар һәм рәхмәтләр белән мөрәҗәгать итә. Татарстан Республикасы оешу көне – шулай ук төбәк башкаласы – Казанның туган көне. Усад авыл китапханәсендә әлеге бәйрәм уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар бәйрәм тарихы, илебезнең үткәне һәм бүгенгесе, мәдәни кыйммәтләре, гореф-гадәтләре һәм туган ягыбызның истәлекле урыннары, табигый байлыклары, атаклы кешеләре белән таныштылар.