Туган көнең белән, Татарстан!
30 августта Татарстан халык бәйрәмен – республика оешу көнен бәйрәм итә. Чернышевка авыл китапханәсендә бәйрәм хөрмәтенә китапханәче Татарстан Республикасының мәгариф тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе, мәдәни кыйммәтләре, гореф-гадәтләре, туган як табигатенең байлыгы турында сөйләде. Катнашучылар Татарстан символикасы һәм үз республикаларының истәлекле урыннары белән таныштылар.
