“Татар халкының бөек улы”
17 гыйнварда Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә язучы Аяз Гыйләҗевның 95 еллыгыны багышланган «Татар халкының бөек улы» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Аяз Гыйләҗев 5 роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса иҗат иткән. Аның әсәрләре башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Язучының иҗаты күп санлы мактаулы исемнәр һәм әдәби бүләкләр белән билгеләнгән. Күргәзмәдә А. Гыйләҗевның романнар һәм повестьларның аерым басмалары, әсәрләр җыентыклары һәм биобиблиографик мәгълүмат тәкъдим ителә. «Йәгез, бер дога! ” – дигән роман укучылар арасында бик популяр. «Җомга көн кич белән», «Өч аршын җир» әсәрләре яхшы бәяләмәләргә ия булдылар. Язучы тормышындагы фаҗигале битләрне укучылар бик якын иттеләр, күргәзмә белән кызыксынып таныштылар. Уку өчен китапны үзенә даими укучы, күрү буенча инвалид, Фокин Руслан да сайлады.
