Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татарстан минем туган ягым

30 август көнне Татарстан халкы үз дәүләтчелегенең тууын — Республика оешу көнен бәйрәм итә.Ул көнгә Юртыш авыл китапханәсе мәгълүмат сәгате үткәрде. Бу чарада китапханәче укучыларга Татарстан Республикасы тарихы, республиканың күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында сөйләде. Укучылар Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белделәр.