Бәйрәм белән, республика!
30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм чыннан да күпмилләтле дип санала, ул –Татарстан халыкларының бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы. Бу көнгә китапханә чарага килергә теләк белдерүчеләрне тематик сәгатькә чакырды. Чара барышында китапханәче бу көннең тарихи әһәмияте, Татарстан Республикасы символлары, республикада яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде, республика, туган як турында шигырьләр яңгырады. Чарага килүчеләр өчен китап күргәзмәсе оештырылды.
