Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Терроризмга чик куярга!

3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне. 3 сентябрьдә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә террорчылар кулыннан гаепсез һәлак булганнарны искә алып укучылар,балалар белән аларның истәлегенә әңгәмә уздырдык,презентация карап үттек., 2004 елның сентябрь аенда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале, Тынычлык һәм Белем көне кайгы һәм күз яшьләре көне булып киткән. Дөньяда гаепсез балаларның үлеменнән дә куркынычрак фаҗига юк! Теләсә кайсы телдә баласын югалткан ананың фаҗигасен тасвирлап була торган сүзләр юк! Җирдә беркайчан да йөрмәячәк кешеләргә карата кайгының тирәнлеген белдерә алырлык сүзләр юк!Укучыларга бү сүзләрнең мәгънәсен аңлатылды,Илебездә һәрвакыт тынычлык булсын иде дигән теләктә калабыз.