Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Табигатьне саклыйк!

Биектау авыл китапханәсендә табигать һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган «Табигатьне саклыйк» китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә әйләнә-тирәдәге табигатьнең һәм хайваннар дөньясының бөтен матурлыгын ачарга, үсемлекләр һәм хайваннар тормышыннан гаҗәеп фактлар белән танышырга мөмкинлек бирә торган китаплар, журналлар тәкъдим ителде. Шулай ук биредә укучыларны планетабызның экологик проблемалары белән таныштыручы, киләчәк буыннар өчен табигатькә сакчыл караш турында сөйләүче әдәбият та  урын алды.