Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сүзлек – зирәклелек хәзинәсе

8 сентябрьдә дөньяда Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Китапханәче тарафыннан «Сүзлек – зирәклелек хәзинәсе» күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, анда рус һәм татар телләренең белем сыйфатын камилләштерү өчен билгеләнгән махсус китаплар тәкъдим ителде. Бу махсус китаплар – сүзлекләр: төпле, этимологик, орфографик һ.б. Китапханәче укучыларга һәр сүзлекнең билгеләнүе, шулай ук дата һәм язу тарихы турында сөйләде.