Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап-яхшы дус!

Биектау авыл китапханәсендә балаларны китап укырга һәм китапка сак карарга өйрәтү максатыннан  «Китап – яхшы дус!» исемле чара үтте. Китапханәче балаларга китапның кеше тормышындагы әһәмияте, китапларның төрлелеге турында сөйләде. Чара барышында балалар үзләренең яраткан китапларын искә төшерделәр, тәкъдим ителгән тасвирлама буенча әкият геройларын таныдылар, шигырь рифмасын дәвам иттеләр, әсәрләрдән өзекләр тыңладылар. Чара ахырында иң белемле укучыларга грамоталар тапшырылды.