Орнаментның мотивлары
17 сентябрь көнне 13.00 сәгатьтә Урта кулле мәктәбендә Пушкин картасы буенча кичә үткәрелде. Анда татар халкының тарихы орнамент мотивларында. 8 б сыйныф укучылары татар милли орнаменты белән таныштылар, аның төзелеш принципларын өйрәнделәр, чәчәк һәм буран бизәкләрен кулланып браслетларын эшләделәр. Укучылар браслет ясау өчен түбәндәге материалларны кулландылар: фетр, юкә, ялтырап торган фоамиран һәм клей. Чара барышында китапханәче Нурзия Сергееваның «Магия узора» китабын, «Сөембикә» һәм «Салават купере» журналларын файдаланды. Кызлар эш нәтиҗәсеннән бик канәгать калдылар һәм китапханәгә язылдылар.
