«Әгәр бик сагынсаң…»
17 гыйнвар көнне Мүлмә авылы китапханәсендә язучы, драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Әгәр бик сагынсаң…» исеме астында китап күргәзмәсе төзелде. Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында туган. Драматург кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш–гамәлләрен сүрәтләгән әсәрләр язган. Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә.
Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы да. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән. Китапханә фондыннан урта һәм өлкән яшьтәге укучылар өчен авторның «Йәгез, бер дога!», «При свете зарниц», «Әтәч менгән читәнгә», өч тапкыр чыгартылган күп томлыклары тәкъдим ителгән иде. Укучыларны кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдым. Ахырдан «Йәгез, бер дога!» китабыннан өзек кычкырып укылды.
