2024 елның юбиляр китаплары
Әдәбият дөньясында танылган шагыйрьләр һәм язучылар гына түгел, китаплар да юбиляр була ала. 2024 елда язучыларның күп кенә китаплары үзләренең түгәрәк датасын бәйрәм итә. Биектау авыл китапханәсе юбиляр китапларга багышланган китап күргәзмәсе әзерләде. Алар арасында А.С.Пушкинның «Сказка о золотом петушке» һәм «Пиковая дама» повесте, А.С.Грибоедовның «Горе от ума» комедиясе, Ф. М. Достоевскийның «Братья Карамазовы», И. А. Гончаровның «Обломов», Ч. Диккенсның «Приключения Оливера Твиста» романнары һәм башкалар бар. Балалар белән әңгәмә барышында китапханәче Пушкин, Ершов, Крылов һәм Чуковскийның китаплары турында сөйләде Күргәзмәдәге китаплар укучыларда зур кызыксыну уятты.
