Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Көз – ул төсләр балкышы

Көз – ул төсләр балкышы, фантазия, иҗат өчен иң яхшы вакыт. Көз барысын да илһамландыра. Көзге табигать матурлыгы белән илһамланган шагыйрьләр, рәссамнар матур шигырьләр, картиналар иҗат итә. Көзге матур көннәрнең берсендә Коркачык авылы китапханәсе яшь китап укучыларын рәсем ясарга чакырды. Чара барышында балалар көзге чорны тасвирлаучы шагыйрьләр, рәссамнар иҗаты белән таныштылар, көз турында шигырьләр тыңладылар, табигатьнең көзге күренешләрен искә төшереп, табышмакларга җаваплар эзләделәр һәм, әлбәттә, көзге темага рәсемнәр ясадылар.Көзге яфраклар һәм башка табигый материалларны кулланып, рәсем ясауның традицион булмаган ысулларын кулланып рәсемнәр ясадылар,буядылар. Балалар күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф белән таралыштылар.