Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Иң гадел дус»

16 гыйнвар көнне Суыксу авыл китапханәсендә танылган балалар шагыйре  Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел булу уңаеннан “Иң гадел дус” дигән чара үткәрелде. Бу чарада китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә язучының «Уйныйсың киләме»,«Иң гадел дус»,  «Ничек тизрәк үсәсе?», «Сакчы күркә» дигән китаплары , шулай ук «Әдипләребез» дигән китап та урын алды. Бу китап аша китап укучыларыбыз язучының  иҗаты һәм тормыш юлы белән таныша алдылар.  Суыксу мәктәбенең 4сыйныф укучылары белән  шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Балаларга өйләрендә уку өчен китаплары тәкъдим ителде.                                                                              Х.Халиков үзенең шигырьләрен балалар психологиясен яхшы белеп , аларның уй-хисләрен йөрәге белән тоеп, шуларны җанлы тасвир һәм характерлы бала образлары аша тәэсирле итеп, үзенең яшь укучылары күңеленә җиткерә белә торган итеп язган.