Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

А.Н.Толстойның тормышы һәм иҗаты

13 январьда Усад авыл китапханәсендә “А.Н.Толстой – иҗаты һәм тормыш юлы”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу чара рус язучысы һәм драматург Алексей Николаевич Толстойның 140 яшьлек юбилеен билгеләп үтү максатыннан башкарылды. Күргәзмәгә куелган китаплар язучының барыбызга да балачактан таныш булган әкиятләрен, хикәяләрен, мавыктыргыч әсәрләрен искә төшерергә ярдәм итә. Шундый әкиятләрнең берсе булган, дөньякүләм танылган “Буратино маҗаралары, яки алтын ачкыч” дигән әсәр балаларның гына түгел, олылырның да яратып укый торган китабы.