Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кышның назлы әкияте

19 гыйнварда Шуман авылы китапханәсендә кече төркем балалары  өчен әзерләнгән «Кышның назлы әкияте» дигән чара узды. Кыш-елның искиткеч вакыты, анда тылсым һәм матурлык күп,   шулай ук ул иң күңелле вакыт. Балалар конкурсларда актив катнаштылар: кыш турында шигырь укыдылар, «Серле», «Әкиятне чишегез», «Кем тизрәк», «Кар бабайны  ясагыз»дигән  уеннарында катнаштылар. Чара  тәмамланды һәм балалар татлы призлар алдылар.