Татар халкы тарихы орнамент мотивларында
Биектау авыл китапханәсе «Пушкин картасы» программасы кысаларында Россиядә Гаилә елына багышланган « Татар халкы тарихы орнамент мотивларында» дигән мастер-класс үткәрде. Китапханәче татар бизәге билгеләренең барлыкка килү тарихы һәм аның үзенчәлекләре белән таныштырды, орнаментның төрле төсләренең мәгънәләре турында сөйләде, шулай ук татар халкының кул эшләре турындагы китапларга күзәтү ясады. Болар – Сергеева Нурзиянең «Татар чигүе», «Тылсымлы бизәк», «Тылсымлы энә» китаплары. Чарада «Татар орнаменты» презентациясе дә күрсәтелде. Әлеге чараның мөһим моменты мастер-класс булды, анда һәркем үз куллары белән татар халык бизәген кулланып тәлинкәне бизи алды.
