Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гаилә традицияләре: кул эшләре

Гаилә елына Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында укучылар өчен мастер-класс үткәрелде.  Чара башында китапханәче гаилә тарихында кул эшләренең әһәмияте турында сөйләде, укучылар «Русское народное рукоделие» документаль фильмын карадылар. Күп гасырлар дәвамында халык декоратив сәнгатьнең искиткеч төрләрен тудырган. Шуларның берсе – чигү. Менә аның белән балалар   китаплар  файдаланып җентекләбрәк таныштылар, шулай ук төп төшенчәләрне: канва, мулине турында белделәр.  Шуннан соң мастер-класста катнашучылар кулларына тегү өчен энәләр алдылар һәм үзләрен чигүче ролендә сынап карадылар.