Ә. Алиш әкиятләрен укыйбыз
Татар язучысы Абдулла Алиш әкиятләре гади һәм хәтта иң кечкенә тыңлаучылар өчен дә аңлаешлы. Шул ук вакытта аларда бик мөһим һәм җитди нәрсәләр турында әйтелә… Алар тормышта яхшы һәм начар нәрсәләрне күрергә, хезмәт сөючәнлеккә, өлкәннәрне яратырга һәм хөрмәт итәргә, игелекле булырга өйрәтәләр. Татар милли әдәбиятында Алишның роле зур, аның педагогик идеяләре бүген дә кызыклы, ә Абдулла Алишның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы – ныклык, мәхәббәт һәм Ватанга тугрылык үрнәге. Авыл китапханәсе язучының туган көненә китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә авторның әсәрләре тәкъдим ителде.
