«Алексей Толстой: рус классикасыннан совет әдәбиятына кадәр»
2023 елның 10 гыйнварында Озерный авыл китапханәсе совет язучысы Алексей Николаевич Толстойның тууына 140 ел тулуга багышланган «Алексей Толстой: рус классикасыннан совет әдәбиятына кадәр» дигән китап күргәзмәсен ачты. А.Н. Толстойның рус әдәбиятында калдырган эзе бик әһәмиятле. Язучының әсәрләре ничек туды, Россия өчен авыр вакытта ничек барды, укучылар китапханәченең кыскача күзәтүе аша белделәр. Бу аларга зур рус язучысының шәхесен һәм иҗатын яхшырак аңларга ярдәм итте. Күргәзмәдә юбилярның күптөрлелеге белән сокландыра торган иҗади мирасыннан күп кенә әсәрләр тәкъдим ителде. Болар-шигырьләр дә, пьесалар да, хикәяләр дә, әкиятләр дә, «Детство Никиты», «Похождения Невзорова, или Ибикус» повестьлары. «Хождение по мукам» трилогиясе, «Аэлита», «Гиперболоид инженера Гарина» фантастик романнары. Балалар өчен китаплар: “Золотой ключик, или приключения Буратино” , ” Желтухин”, ” Как ни в чем ни бывало”, “Төлке белән кысла”. “Петр Первый ” тарихи романы һәм башкалар. Балалар һәм өлкәннәр өчен, рус һәм татар телләрендә-һәркем үзе өчен кызыклы китап таба алды. Күргәзмә үз укучысын тапты-тәкъдим ителгән экспозициядән 12 китап бирелде.
