Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гаилә традицияләре: кул эшләре

Чувашиле авылы китапханәсендә кул эшләре буенча мастер-класс үтте. «Пушкин картасы» программасы кысаларындагы бу мероприятие Гаилә елы уңаеннан уздырылды. Бүген үз кулың белән ясалган һәм бизәлгән әйберләр модада. Китапханәдә берничә тапкыр шундый иҗади эшләр күргәзмәсе куелды. Булдыклы кешеләр һәм яңа кул эшләре белән танышу –  һәркем өчен кызык. Бу көнне яшьләр Галимова Филсинә җитәкчелегендә ыргак белән бәйләү серләрен өйрәнүдә беренче адымнарын ясадылар. Борынгы кул эше белән танышу күңел күтәренкелеге тудыра. Ул бит һәркемнең кулыннан килә. Яшь укучыларыбыз бәйләү җебе һәм ыргак сайлау кагыйдәләрен белделәр, гади генә нәрсәләр үрер өчен кирәкле төп элементларны үзләштерделәр.