Диңгезләр буйлап, Дулкыннар буйлап
Сентябрь азагында Бөтендөнья диңгез көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Чыпчык авыл китапханәсендә «Диңгезләр буйлап, Дулкыннар буйлап»танып белү сәгате үткәрелде.
Чарада катнашучылар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм илебездә бу көннең ничек билгеләп үтелүе турында белделәр. Китапханәче безнең планетаны ни өчен зәңгәр дип атаулары, җирдә ничә океан һәм диңгез исәпләнүе, планета тормышында диңгезләрнең нинди мөһим роль уйнавы, климатка һәм экологиягә ничек йогынты ясавы турында сөйләде. Балалар диңгез турындагы табышмакларга җавап бирделәр, тасвирлама буенча диңгез кешеләренә җавап бирделәр. Шулай ук балаларның диңгез тереклек ияләренә, диңгезчеләргә, су асты дөньясы серләренә багышланган китаплар һәм журналлар белән танышу мөмкинлеге булды. Балалар Александр Тамбиевның «Диңгез төбен ничек күрергә? ” китабына аерым игътибар бирделәр, ул диңгез хайваннары турында гына түгел, ә балык тоту серләрен дә ача.
