Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Түз, йөрәгем…

Бөтендөнья йөрәк көне 1999 елдан бирле үткәрелеп килә. Дөньяда йөрәк-кан тамырлары авырулары тудырган куркынычны җәмгыять аңласын  һәм профилактика белән шөгыльләнсен дигән максат белән билгеләнгән бу көннең девизы – «Йөрәк яшәү өчен». 28 сентябрь көнне китапханәгә сәламәтлек сәгатенә килүчеләр авыл фельдшерының киңәшләрен, китапханәченең бу темага кагылышлы китапларга күзәтүен тыңладылар, йөрәк өчен файдалы продуктлар турындагы информация тупланган буклетлар алдылар, теләгән кешеләр артериаль кан басымнарын үлчәттеләр.