«Китап дөньясының тылсымчысы»
16 гыйнварда, танылган француз хикәячесе Ш.Перроның 395 еллыгы уңаеннан, авыл китапханәсендә яраткан авторның китап иленә кызыклы сәяхәт үткәрелде. Укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Яшь укучыларга автор китапларына күзәтү һәм яраткан әкиятләреннән өзекләрне уку үткәрелде. Дөбъяз авыл китапханәсе фондында Ш.Перроның ” Кызыл Калфак”, “Итекле песи“, “Көлсылу“, “Зәңгәр сакал” әсәрләре бар.
