Күңелне җылы сүз белән җылытыйк
1 октябрьдә иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Халыкара өлкәннәр көне безгә янәшәбездә булганнар, безне һәрвакыт яратучылар турында искә төшерә. Бу- тормыш көзенең җылы бәйрәме һәм өлкән буынга хөрмәт, ихтирам һәм рәхмәт хисләре салынган бәйрәм. Бу кешеләр җилкәсендә зур тормыш, зирәклек һәм бай тәҗрибә. Нәкъ менә алар яшь буын өчен таяныч һәм ярдәм, балалар һәм оныклар өчен тугры ярдәмчеләр булып тора.
Бу көнне Каенлык авылы китапханәчесе Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә өлкән буын өчен бәйрәм һәм мәгълүмати программа әзерләделәр. Катнашучылар арасында, җылы һәм уңайлы булсын өчен, тормышның көзен ничек озайту турында әңгәмә үткәрелде. Аннары бәйрәм кунаклары өчен җырлар, дәртле биюләр һәм җылы котлау сүзләре яңгырады. Чара тәмле чәй эчү белән тәмамланды.
