Яшьлегемә кайтсам иде
Олы кеше декадасы традицион рәвештә 1 октябрьдә башлана. Бу вакыт юкка гына сайланмаган. Чөнки картлык – Алтын көз кебек үк алтын вакыт. Кече Битаман китап бирү пункты өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтләүгә кушылды. Олы яшьтәге кешеләр үзләренең тормыш тәҗрибәсен яшьләргә бәйрәм табыны артында җиткерделәр. Чарада катнашучылар яшьлекләрен искә төшерделәр, яраткан җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, дәртле музыкага биеделәр. Укырга яратучылар өйдә уку өчен китаплар сайладылар. Җирле талантлар өлкәннәрне моңлы җырлары белән котладылар.
