Рәхмәт Сезгә, укытучылар!
Октябрьдә укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Укытучылар көнен билгеләп үтә. Бу көнгә Биектау авыл китапханәсе «Рәхмәт Сезгә, укытучылар!» исемле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә рус, совет авторларының мәктәп турындагы әсәрләре тәкъдим ителде: В.Распутинның «Уроки французского», Г. Полонскийның «Доживём до понедельника », В. Астафьевның «Фотография, на которой меня нет», В. Железниковның «Чучело», «Чудак из 6 «Б», Т. Крюкованың «Невыученные уроки», «Повторение пройденного» һәм башка бик күп әсәрләр. Китапханәче укучылар белән мәктәп тормышы турында әңгәмә үткәрде һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясады.
