Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап аша хайваннар дөньясына

Үзәк балалар китапханәсендә Халыкара хайваннарны яклау көненә багышланган «Китап аша хайваннар дөньясына» исемле китап күргәзмәсе ачылды. Анда төрле китаплар тәкъдим ителә, алар укучыга терек табигать дөньясының матурлыгын тирәнрәк аңларга һәм бәяләргә ярдәм итә. Бу басмалар безнең планетада яшәүче дистәләгән гаҗәеп хайваннар турында сөйлий һәм фаунаны саклауның һәм «кече туганнарыбыз»турында кайгыртуның мөһимлеген искә төшерә.