Вакыт һәм технологияләр
“Пушкин картасы” программасы кысаларында, Чернышевка авыл китапханәсе Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан, “Вакыт һәм технологияләр” исеме астында чара үткәрде. Укучылар, сорауларга җавап табып һәм биремнәрне үтәп, тема буенча плакат әзерләде, вакыт белән көнкүреш предметларның ничек үзгәрүен күрделәр. Укучылар “Заманча технологияләрнең плюслары һәм минуслары нәрсәдән гыйбарәт?” дигән сорау буенча актив фикер алыштылар. Шулай ук, чарада катнашучылар китапханәче белән кәгазь һәм электрон китаплар турында сөйләште. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, анда төрле дәверләрдәге ачышлар турында китаплар тәкъдим ителде.
