Җир могҗизасы — икмәк
16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк – кешеләрнең яшәү, сәламәтлеге һәм иминлеге символы, табигатьнең һәм кеше хезмәтенең иң борынгы һәм гаҗәеп продуктларыннан берсе. Бер генә көн дә икмәксез булмый. «Ипи бар нәрсәгә баш» һәм башка мәкальләрне дә, әйтемнәрне дә санап бетерерлек түгел. Китапханәнең яшь укучылары өчен Халыкара Икмәк көненә багышланган тематик сәгать булачак. Чара барышында балалар икмәк барлыкка килү тарихы, шулай ук әлеге тема белән бәйле мавыктыргыч фактлар белән танышачак. Мәктәп укучыларына «Бодайдан икмәккә кадәр» дигән электрон презентация күрсәтеләчәк. Балалар җирдә икмәк барлыкка килү тарихы турында беләчәкләр. Борынгы һәм хәзерге вакытта игенчеләрнең хезмәте белән танышачаклар.
