Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хайваннар дөньясы

Бөтендөнья хайваннарны яклау көне кыргый җәнлекләрне генә түгел, йорт хайваннарын да саклау һәм яклау проблемаларына игътибар юнәлтү өчен булдырылган. Күпләр өчен фауна вәкилләре соклану предметы гына түгел, ә иң яхшы дуслар һәм тугры компаньоннар, ялгызлыктан коткаручылар һәм сөйкемле табиблар. Бу көнгә китапханәче хайваннар дөньясына багышланган китапларга күзәтү ясады. Мондый әдәбият мавыктыргыч булу һәм танып белергә өйрәтү белән генә чикләнми, ул яхшылыкка, шәфкатьлелеккә өйрәтә, табигатькә һәм планетада яшәүчеләргә мәхәббәт тәрбияли.