Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бөтендөнья почта көне

9 октябрьдә ел саен Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә. Биектау авыл китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара бәйрәмгә багышланган әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында укучылар почтаның барлыкка килүеннән алып бүгенге көнгә кадәр булган тарихы белән таныштылар, укучылар почтальон һөнәре, аның нинди мөһим һөнәр икәнен, почтаның нинди хезмәтләр күрсәтүе турында белделәр.