Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сабантуй журналына — 100 ел

Биектау авыл китапханәсендә «Сабантуй» журналының беренче саны чыгуга 100 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырылды. «Сабантуй» – матур, иллюстрацияле журнал, анда бөтен республика балаларының иң яхшы иҗади эшләре: хикәяләр, шигырьләр, кулинария рецептлары басыла. Журналда кроссвордлар, табышмаклар, ребуслар чишәргә, татар язучыларының иҗаты белән танышырга мөмкин. Китапханәче укучыларны журналның тарихы белән таныштырды, аның рубрикалары турында сөйләде һәм журналның күп мәкаләләренә QR код булуын күрсәтте. QR код аша әлеге рубриканың видеоматериалын телефонда карарга мөмкин икэнен аңлатты.