Ак торналар бәйрәме
22 Октябрь 2024 в 11:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Биектау авылы китапханәсеЯшь чикләве: 6+
22 октябрьдә ел саен Русиядә «Ак торналар» дигән әдәби бәйрәм үткәрелә. Ул Дагестанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов тәкъдиме белән уздырыла башлый. Бу бәйрәм шигърият бәйрәме генә түгел, төрле сугышларда һәлак булганнарны искә алу көне дә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Биектау авыл китапханәсе укучылары өчен «Ак торналар» дигән патриотик сәгать үткәрә. Чара барышында балалар бәйрәмнең тарихын һәм Дагестанның халык шагыйре Р.Гамзатов иҗаты турында күп кызыклы нәрсәләр беләчәкләр. Чара ахырында «Торналар» җырын иҗат итү тарихы белән танышачак.

