«Туганнарым» китабын тәкъдим итү кичәсе
Биектау районының Чыршы авылы мәдәният йортында Ришат Галимовның «Минем туганнарым» китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Нәсел дәвамчысы, Гөлсинә Галимованың улы Ришат Галимов туганнарының барлык иҗат җимешләрен бер китапка туплаган. Анда 4 авторның: Рәшит һәм Данил Галләмовларның, Рузалина Фәттахованың һәм Гөлсинә Галимованың шигырьләре тупланган.
Галләмовлар Биектау районының Чыршы авылында туып үскәннәр. Аларның гаиләсендә шигырь укырга яратып кына калмыйлар, ә үзләре дә хисләрен шигъри юлларга салалар.
Кичәдә бертуган Рәшит һәм Фердинанд Галләмовлар һәм башка мәдәният эшлеклеләре иҗади номерлар белән чыгыш ясады.
Гөлсинә Хисмәт кызы озак еллар Дөбъяз мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Бу көнне сәхнәдән Гөлсинә Хисмәт кызына укучыларыннан рәхмәт сүзләре яңгырады.
Район үзәк мәдәният йортының бию коллективы «Сихри моннар» биюен башкарды.
Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары арасында танылган язучы-прозаик Зиннур Хөснияр дә бар иде
