Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татар халкының тарихы орнамент мотивларында

Шәпше авыл китапханәсе «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында «Орнамент мотивларында татар халкы тарихы» фольклор сәгате үткәрде. Китапханәче презентация ярдәмендә балаларны татар халык орнаментының барлыкка килү тарихы һәм төре белән таныштырды. «Идел бизәкләре көйләре» китап күргәзмә – экспозициясенә күзәтү үткәрде, анда кул эшләре буенча китаплар, шулай ук милли костюмнарда курчаклар, хатын-кызлар һәм ир-атлар баш киемнәре, алъяпкычлар һәм күлмәкләр тәкъдим ителде. Чара азагында татар милли бизәге ясау буенча мастер-класс узды.